+7 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Мәгариф
28 Май 2020, 11:20

Мәктәп пешекчеләре Хөкүмәт ашханәсендә стажировка узачак

2021 елда Башкортстанда власть органнары ашханәләрендә мәктәп поварларын һәм уку йортларында Хөкүмәт ашханәсеннән пешекчеләрне стажировкалау буенча эксперимент үткәрү планлаштырыла.

Бу идеяне кичә республика Хөкүмәте Премьер-министрының беренче урынбасары Андрей Назаров туклануны оештыру вакытында дәүләт һәм муниципаль контрактларның үтәлешен бәяләү турындагы мәсьәлә буенча фикер алышу вакытында Хөкүмәт президиумы утырышында белдерде.

Кулланучылар хокукларын яклау һәм сәүдә буенча Дәүләт комитеты рәисе Алексей Гусев аңлатканча, сүз социаль өлкәдә: мәгариф һәм медицина оешмаларында, сәламәтләндерү учреждениеләрендә һәм социаль хезмәт күрсәтү оешмаларында туклану оештыру турында бара.

Башкортостанның яңа төзелгән дәүләт казна учреждениесе "Социаль туклану идарәсе" сәүдә буенча Дәүләт комитеты белән үзара хезмәттәшлектә, сыйфатны турыдан-туры бәяләү белән шөгыльләнәчәк.

- Яңа тикшерү структурасы чираттагы күзәтчелек органнары "күсәге" түгел, ә консультант һәм ярдәмче булырга тиеш, - диде Андрей Назаров.

Фото: pravitelstvorb.ru
Чыганак: https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/obraz/M-kt-p-peshekchel-re-H-k-m-t-ashhan-send-stagirovka-uzachak-290598/
Читайте нас: