+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Мәгариф
29 гыйнвар 2021, 11:20

Мәктәптә туклану буенча контроль көчәя

Радий Хәбиров бу хакта республика парламентына еллык Юлламасын игълан иткәндә белдерде.

“1 сентябрьдән без барлык башлангыч сыйныф укучыларын да бушлай кайнар ризык белән тәэмин иттек. Илдә беренчеләрдән булып мәктәп туклануы стандарты, типлаштырылган контрактлар кабул ителде, бердәм меню кертелде, урындагы җитештерүчеләрнең сыйфатлы продуктлары белән тәэмин итәбез, азык-төлек блоклары заманча җиһазландырыла”, — диде Радий Хәбиров.
Төбәк Башлыгы билгеләвенчә, ата-аналар да “Электрон көндәлек” ярдәмендә менюны төзүдә катнаша ала. Шул ук вакытта бу өлкәдә билгеле җитешсезлекләр дә бар, дип белдерде ул.
“Балаларыбызны сыйфатлы туклану белән тәэмин итү өчен без контрольне көчәйтәчәкбез. Моңа федераль һәм республика акчаларының зур суммалары бүленә. Чөнки бу, физкультура һәм спорт кебек үк, аларның сәламәтлеген ныгыту өчен мөһим нигез”, — диде Башкортстан Башлыгы.
Билгеле булуынча, республикада 2 меңнән артык мәктәптә 223 мең бала бушлай туклана.

Фото: utv.ru
Чыганак: https://kiziltan.ru/articles/obraz/M-kt-pt-tuklanu-buencha-kontrol-k-ch-ya-653459/
Читайте нас: