+24 °С
Ачык
Барлык яңалыклар
Мәгариф
12 февраль 2021, 11:05

Башкорт теленнән имтихан тапшырачаклар

Башкортстанда мәктәпне тәмамлаучылар башкорт теленнән имтихан бирәчәк.

Республика Хөкүмәтенең рәсми мәгълүмат порталында аның бердәм төбәк имтиханы рәвешендә уздырылачагы хакында хәбәр ителә. Документ нигезендә, урта гомуми белем бирү программаларын үзләштергән укучылар, теләсәләр, башкорт телендә бердәм региональ имтихан тапшыра алалар.
Имтиханны үткәрү тәртибен Республика Мәгариф һәм фән министрлыгына эшләргә һәм расларга кушылды. Документта әйтелгәнчә, имтихан үткәрү белән бәйле чыгымнар министрлык бюджетыннан финансланачак.

Чыганак: https://omet-rb.rbsmi.ru/articles/m-garif-m-grif-t/Bashkort-telenn-n-imtihan-tapshirachaklar-673692/

Фото: Башинформ
Читайте нас: