+17 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Мәгариф
15 февраль 2021, 17:35

Уку йортлары берләшәчәк!

БашДУ белән БДАТУны нинди язмыш көтә?

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров БашДУ белән БДАТУны берләштерү турындагы мәсьәләгә ачыклык кертте.
“Иң катлаулы карарларны мин үз җаваплылыгыма алам, — дип белдерде ул Хөкүмәттәге атналык оператив киңәшмәдә. — Без әле зур фәнни проект алдында торабыз – ул зур университет төзү.
Бөтер җирдә дә мөмкин булган кадәр, башкача әйтеп булмый, тар карашлы кешеләрнең провокацияләре башланды. Әгәр без БашДУ белән БДАТУның көчен берләштереп, эре вуз төземәсәк, көндәшле алыштан төшеп калачакбыз һәм башкача анда беркайчан да эләкмәячәкбез”.
Берникадәр алда, 8 февральдә, яшь галимнәр белән очрашуда төбәк җитәкчесе “безгә кайбер югары уку йортларының, аерым алганда, Башкорт дәүләт университеты һәм Уфа дәүләт авиация техник университетының көчләрен берләштерү турында уйларга вакыт җитте. Яңа казанышлар стереотипларны үзгәрткәндә генә мөмкин", — дип әйткән иде.
Берләштерү процессын ике вуз ректорлары Сергей Новиков һәм Николай Морозкин хуплады.
Ә каршы фикерне бу югары уку йортларының элекке ректорлары, гамәлдә УДАТУ җитәкчесе Салават Кусимов, берничә галим белдерә. Ә уку йортларын берләштерү карарын университетларның гыйльми советлары гына кабул итә ала. Бу эш ничек һәм нинди механизмнар белән хәл ителер, ул хакта әлегә хәбәр ителми.
Чыганак: https://omet-rb.rbsmi.ru/articles/m-garif-m-grif-t/Uku-yortlari-berl-sh-ch-k-678200/
Читайте нас: