+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Мәгариф
17 февраль 2021, 11:30

Балалар үз туган телләрен өйрәнеп үссен

Төбәкләрдә башкорт якшәмбе мәктәпләре челтәре барлыкка киләчәк.

Русия төбәкләрендә “Башкорт теле-башкорт иле якшәмбе мәдәни-тарихи мәктәбе" проекты кысаларында башкорт якшәмбе мәктәпләре челтәре барлыкка киләчәк. Мондый сыйныфларны агымдагы елның мартында ачу планлаштырыла, дип хәбәр итә Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат хезмәте.

9 һәм 12 февральдә Башкортстанның Мәгариф һәм фән министрлыгы делегациясе Татарстан Республикасының Яр Чаллы һәм Ханты-Манси автономияле округының Сургут шәһәрләрендә булды. Делегация составына Мәгариф һәм фән министрлыгы Милли мәгариф идарәсенең дәүләт программаларын тормышка ашыру һәм төбәкара хезмәттәшлек буенча бүлегенең әйдәп баручы белгеч-эксперты Гөлсем Дилмөхәммәтова һәм Рәми Гарипов исемендәге 1 санлы Башкорт республика гимназия-интернаты директоры Илнур Салихов керделәр.

Яр Чаллы шәһәрендә башкорт теле - “Чишмә” Халыклар дуслыгы йорты базасында, Сургут шәһәрендә җәмәгатьчеләр тарафыннан үз акчаларына арендага алынган төрле биналарда өйрәнелә. “Башкорт теле-башкорт иле якшәмбе мәдәни-тарихи мәктәбе " грант проектын тормышка ашыру белем бирү оешмаларының берсендә башкорт теле кабинетын тулыкыйммәтле җиһазландырырга мөмкинлек бирәчәк.

“Чаралар кысаларында Яр Чаллы һәм Сургут шәһәрләренең мәгариф өлкәсендә идарә органнары җитәкчелеге белән берлектә башкорт якшәмбе мәктәпләре ачылачак мәктәпләр билгеләнде: бу - Яр Чаллының 11нче һәм Сургут шәһәренең 25нче урта мәктәпләре. Шулай ук, очрашу барышында төбәкләр арасында милли һәм этномәдәни белем бирү өлкәсендә тагын да тыгызрак хезмәттәшлек итү турында килешүгә ирешелде", — дип белдерделәр Мәгариф һәм фән министрлыгында.

Фото: panoramarb.ru
Чыганак: https://kiziltan.ru/articles/obraz/Balalar-z-tugan-tell-ren-yr-nep-ssen-680049/
Читайте нас: