+13 °С
Ачык
Барлык яңалыклар
Мәгариф
19 февраль 2021, 11:35

БДУ белән УДАТУда кабул итү компаниясе ничек узар?

Быел Уфа дәүләт авиация техник университеты һәм Башкорт дәүләт университеты берләшәчәк. Яңа вузга кабул итү компаниясенең ничек узачагы билгеле булды.

- Әгәр конкурста безнең заявка үтсә, яңа вузга статус бирелсә, РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы берләштерү турында карар кабул итсә, үзгәртеп коруга ике ел биреләчәк. Быел һәм киләсе елда УДАТУ һәм БДУ урыннарына кабул итүнең контроль саннары сакланачак, кабул итү компаниясе югары уку йортлары тарафыннан мөстәкыйль уздырылачак, - дип аңлатты Башкортстан Башлыгының фән буенча киңәшчесе Руслан Казыйханов. - Быел кабул итү компаниясендә үзгәрешләр булмаячак. Бу тиз үтә торган процесс түгел.
Чыганак: https://omet-rb.rbsmi.ru/articles/m-garif-m-grif-t/BDU-bel-n-UDATUda-kabul-it-kompaniyase-nichek-uzar-684223/
Читайте нас: