+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Мәгариф
20 февраль 2021, 11:15

Быел – Акмулланың тууына 190 ел

Быел билгеле башкорт язучысы һәм мәгърифәтчесе Мифтахетдин Акмулланың тууына 190 ел тула.

Шул уңайдан Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров әлеге датаны бәйрәм итү турындагы указга кул куйды.
Документта юбилей чараларын әзерләү һәм үткәрү планын эшләргә тиешле әзерлек комитеты составы да расланган.
Бәйрәм чараларын үткәрүгә чыгымнар бюджет һәм бюджеттан тыш чыганаклар исәбеннән финансланачак.
Белешмә. Мифтахетдин Акмулла (1831-1895) – башкорт язучы-мәгърифәтчесе. Аның иҗаты милли әдәбиятның киләчәгенә зур йогынты ясаган. Шулай ук татар һәм казах әдәбияты үсешендә дә үз ролен уйнаган.
Акмулла балаларны укыткан, белемгә омтылырга әйдәгән, гаделлек һәм кешелеклелек сыйфатларын пропагандалаган, халык арасында аң-гыйлем тараткан.

Чыганак: https://omet-rb.rbsmi.ru/articles/m-garif-m-grif-t/Biel--Akmullani-tuuina-190-el-686178/

Фото: glavarb.ru
Читайте нас: