-2 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Мәгариф
4 март 2021, 14:30

Мәктәпләр гадәти режимга кайта

Үзгәрешләр 9 марттан гамәлгә керә.

9 марттан республика мәктәпләрендә дәресләр дәвамлылыгы 45 минутка кадәр озайтыла, тәнәфесләр уку елы башындагы кебек булудан туктый. Коронавирус белән бәйле рәвештә югары әзерлек режимы турындагы указга шундый үзгәрешләр кертү турында республика Башлыгы кул куйды, документ хокукый мәгълүмат порталында урнаштырылган.

“Мөмкин булганча, дәресләрнең дәвамлылыгын 45 минутка кадәр арттыру белән бәйле рәвештә белем бирү процессының штаттагы (сменалы) режимына күчү мәсьәләсен карарга”, - диелә документта.

Исегезгә төшерәбез: 1 сентябрьдән төбәкнең барлык белем бирү учреждениеләре, коронавирус буенча пандемия сәбәпле, махсус режим буенча эшләде. Кабинет системасы кертелеп, сыйныфтан сыйныфка күчеп йөрү тыелган иде. Дәресләр һәм аларның тәртибе белән бәйле үзгәрешләр балалар коридорларда азрак очрашсын өчен эшләнде. Шулай ук һәр дәреснең озынлыгы 5 минутка кыскартылды.

Мәктәпләрдә белем бирү процессы эпидемиологик хәлнең тотрыклануы белән бәйле рәвештә гадәти режимга әйләнеп кайта. Биналарда дезинфекция атнага кимендә бер тапкыр үткәрелергә тиеш.

Фото: vitvesti.by
Чыганак: https://kiziltan.ru/articles/obraz/M-kt-pl-r-gad-ti-regimga-kayta-702181/
Читайте нас: