+1 °С
Кар
Барлык яңалыклар
Мәгариф
17 март 2021, 11:50

Беренче сыйныфка кайчан һәм ничек язылырга?

1 апрельдән, гадәттәгедән ике айга соңрак, бөтен ил буенча балаларны мәктәпкә яздыру башлана.

Башкортстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы белгечләре белән берлектә “Башинформ” агентлыгы иң актуаль сорауларга җаваплар әзерләгән.

Ничә яшьтән мәктәпкә барырга була?

"Беренче сыйныф укучысы” дигән мактаулы статусны, медицина күрсәтмәләре булмаса, алты яшь ярымнан сигез яшькә кадәрге балалар алала. Сез баланы мәктәпкә бераз иртәрәк яки бераз соңрак җибәрергә хокуклы, әмма үзегез яшәгән район мәгариф идарәсеннән рөхсәт алырга кирәк.

Кайсы мәктәпкә барырга тиешлекне ничек белергә?

Сез яшәгән йорт янында берничә мәктәп булырга мөмкин. Сез теләсә кайсын сайларга хокуклы, әмма беренче чиратта сезне йортыгызга беркетелгән мәктәпкә алачаклар, ә калганнарны буш урыннар калса гына кабул итәчәкләр. Бу хакта “Мәгариф турында” Федераль законда язылган.
Йортларны мәктәпләр буенча шәһәр яки район хакимияте бүлә.

Кабул итү ничек уза?

“Прописка буенча” һәм “ташламалы” балалар өчен гаризалар 2021 елның 1 апрелендә кабул ителә башлый һәм 30 июньдә тәмамлана, калган теләүчеләр – 6 июльдән 5 сентябрьгә кадәр. Ташламалардан файдаланучыларның һәм “прописка буенча” балаларның гаризаларын кабул итү тәмамлангач, мәктәп өч көн эчендә, ягъни 3 июльдән дә соңга калмыйча, 1нче сыйныфка кабул итү турында приказ чыгарачак.
Мәктәпкә кергән беренче сыйныф укучылары исемлеге түбәндәге принцип буенча төзелә: башта өстенлек хокукы булган балалар (бу мәктәптә укучы абый-апалары булган), аннары - “ташламалы”, аннары — “прописка буенча”. Моңа кадәр сезне мәктәпкә документлар пакеты белән чакырачаклар.
Кызганычка каршы, барлык теләүчеләр дә теләгән мәктәпкә эләгә алмаска мөмкин. Бу очракта ата-аналарга үз муниципалитетының мәгариф идарәсенә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Анда сезнең балагыз өчен якындагы мәктәпне сайлаячаклар.
Гаризаны дәүләт хезмәтләре яки Башкортстан Республикасы мәктәпләренең электрон комплектлау порталы аша бирергә мөмкин. Шунда ук кайсы мәктәптә күпме буш урыннар калганын белергә була. Кайсы очракта да сезгә мәктәпкә шәхсән килергә, документларның оригиналларын китерергә һәм гариза тутырырга кирәк булачак. Гариза бирү процессы әлегә автоматлаштырылмаган, бу - киләчәк перспективасы.

Мәктәпкә кергәндә ташламалар кемгә бирелә?

* Интернат булган уку йортларына чиратсыз юлламаны прокуратура, суд, Тикшерү комитеты хезмәткәрләренең балалары алачак.
* Интернатсыз мәктәпләрдә — хәрби һәм Эчке эшләр органнары хезмәткәрләренең балалары (полиция хезмәткәрләре керми).
* Әгәр мәктәптә булачак беренче сыйныф укучысының бертуганнары укый икән, аны өстенлекле тәртиптә кабул итәчәкләр.

Фото: karaulovlife.ru
Чыганак: https://kiziltan.ru/articles/obraz/Berenche-siynifka-kaychan--m-nichek-yazilirga-720244/
Читайте нас: