-3 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Мәгариф
18 март 2021, 10:40

Укытучылар бәйрәмен ял көне ясамакчылар

Календарьда тагын бер ял көне барлыкка килүе ихтимал.

Укытучылар көне, Космонавтика көне һәм Авыл хуҗалыгы хезмәткәре көне, эш атнасын дүрт көнгә кадәр кыскарту шарты белән, Русиядә ял көннәре була ала, дип саный Дәүләт думасының Хезмәт, социаль сәясәт һәм ветераннар эшләре комитеты әгъзасы Сергей Вострецов.
“Һәр тармакның бәйрәмнәре, һәрхәлдә, Авыл хуҗалыгы хезмәткәре көне, Космонавтика көне, Укытучылар көне ял көне булсын өчен тик дүрт көнлек эш атнасын гына эшләргә һәм бәйрәмнәрне ял көннәренә күчерергә кирәк. Әгәр моның өчен даталарны күчерергә кирәк булса, күчерергә кирәк”, — дип белдерә депутат.
Әлеге вакытта Русия иҗтимагый инициативасы сайтында 12 апрель — Космонавтика көнен эшләми торган бәйрәм көннәренә кертү тәкъдимен хуплау өчен тавыш бирү бара.

Фото: activityedu.ru
Чыганак: https://kiziltan.ru/articles/obraz/Ukituchilar-b-yr-men-yal-k-ne-yasamakchilar-720976/
Читайте нас: