+24 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Мәгариф
26 март 2021, 15:15

Быел чыгарылыш кичәләре үтәрме?

Русия мәгариф министры Сергей Кравцов моңа ачыклык кертте.

Бу җәйдә мәктәп укучылары өчен чыгарылыш кичәләре традицион форматта узарга мөмкин. Узган чәршәмбедә “Россия 24” телеканалына биргән интервьюсында Русия мәгариф министры Сергей Кравцов шулай дип белдерде.

“Без, “Роспотребнадзор” таләпләрен исәпкә алып, чыгарылыш кичәләре көндезге форматта узар дип өметләнәбез, әмма эпидемиологик хәлне исәпкә алачакбыз. Безнең өчен чыгарылыш сыйныф укучылары, аларның ата-аналары һәм укытучылар сәламәтлеге беренче урында”, — дип ассызыклады министр.

Җитәкче сүзләренә караганда, хәзерге вакытта мәктәп укучыларының бик азы гына дистанцион укытуда кала. Мәгариф министрлыгы хәбәр итүенчә, 24 мартка Русиянең бары тик өч төбәгендәге биш мәктәптә ковидка бәйле карантин чаралары саклана.

“Без мониторинг алып барабыз һәм бүген мәктәпләрнең санитар хәвефсезлек чараларын максималь дәрәҗәдә үтәвен күрәбез, бүгенге көндә нинди дә булса җитди хәвеф-хәтәр, чир таралу юк”, — дип белдерде Кравцов.

Фото: activityedu.ru
Чыганак: https://kiziltan.ru/articles/obraz/Biel-chigarilish-kich-l-re-t-rme-735375/
Читайте нас: