+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Мәгариф
29 март 2021, 14:25

Беренче сыйныфка барабыз

Мәгариф учреждениесенә кайчан һәм ничек язылырга?

1 апрельдән, гадәттә­гедән ике айга соңрак, бөтен ил буенча балаларны мәктәпкә, беренче сыйныфка яздыру башлана.
Укырга — ничә яшьтән?
“Беренче сыйныф укучысы” дигән мактаулы статусны, аерым медицина күрсәтмәләре булмаса, алты яшь ярымнан сигез яшькә кадәрге балалар алала. Сез баланы мәктәпкә бераз иртәрәк яки бераз соңрак җибәрергә хокуклы, әмма моның өчен үзегез яшәгән район мәгариф идарәсеннән рөхсәт алырга кирәк.
Кайсы мәктәпкә?
Сез яшәгән йорт янында берничә мәктәп булырга мөмкин. Аларның теләсә кайсын сайларга хокуклысыз, әмма, балагызны беренче чиратта, йортыгыз беркетелгән мәктәпкә алачаклар, ә кал­ганнарны – буш урыннар калса гына кабул итәчәкләр. Бу хакта “Мәгариф турында” Федераль законда язылган.
Йортларны мәктәпләр буенча шәһәр яки район хакимияте бүлә.
Иң элек — теркәлү буенча
“Прописка буенча” һәм “ташламалы” балалар өчен гаризалар 2021 елның 1 апрелендә кабул ителә башлый һәм 30 июньдә тәмамлана, кал­ганнардан – 6 июльдән 5 сентябрьгә кадәр. Ташламалардан файдаланучылардан һәм “прописка буенча” балалардан гаризалар кабул итү тәмамлангач, мәктәп өч көн дәвамында, ягъни 3 июльдән дә соңга калмыйча 1нче сыйныфка кабул итү турында приказ чыгарачак.
Мәктәпкә кабул ителгән беренче сыйныф укучылары исемлеге түбәндәге принцип буенча төзелә: башта — өстенлекле хокуклары булган балалар (бу мәктәптә абый-апалары укый), аннары — “ташламалы”, аннары — “прописка буенча”. Моңа кадәр сезне мәктәпкә документлар пакеты белән чакырачаклар.
Кызганычка каршы, һәркем дә теләгән мәктәбенә эләгә алмаска мөмкин. Бу очракта ата-аналарга үз муниципалитетының мәгариф идарәсенә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Анда сезнең балагыз өчен якындагы мәктәпне сайлаячаклар.
Кабул итүдән баш тарта алалармы?
Баланы беренче сыйныфка кабул итүдән баш тарту мәктәптә буш урын юклыгы белән генә бәйле булырга мөмкин. Уку йортына ничә бала кабул ителергә тиешлеге аның сайтында күрсәтелә.
Сайларга да мөмкиннәр
Укыту профильле алып барылган яисә кайбер фәннәр тирәнтен өйрәнелгән лицей һәм гимназияләр балаларны кабул иткәндә сайлап алу хокукына ия.
Гаризаны кайда тапшырырга?
Гаризаны дәүләт хезмәтләре яки “Башкортстан Республикасы мәктәпләренең электрон комплект­лау” порталы аша бирергә мөмкин. Шунда ук кайсы мәктәптә күпме буш урыннар калганын белергә була. Кайсы очракта да сезгә мәктәпкә шәхсән килергә, документларның төп нөсхәләрен китерергә һәм гариза тутырырга кирәк булачак. Гариза бирү процессы әлегә автоматлаштырылмаган, бу киләчәк перспективасы.
Нинди документлар кирәк?
Баланың әтисенең яки әнисенең паспорты (төп нөсхә һәм күчермә), булачак укучының туу турындагы таныклыгы (төп нөсхә һәм күчермә), медицина картасы, пропискасы теркәлгән яшәү урыныннан белешмә.
Ташламалар кемнәргә бирелә?
Интернаты булган уку йортларына чиратсыз юлламаны прокуратура, суд, Тикшерү комитеты хезмәткәрләренең балалары алачак.
Интернатсыз мәктәпләрдә — хәрби һәм Эчке эшләр органнары хезмәткәрләренең балалары (полиция хезмәткәрләре керми) өстенлек белән файдалана.
Әгәр мәктәптә булачак беренче сыйныф укучысының бертуганнары укый икән, аны өстенлекле тәртиптә кабул итәчәкләр.
Бала ниләр белергә тиеш?
* Исемен, әтисенең исемен һәм фамилиясен.
* Әти-әнисенең һәм якын туганнарының исемнәрен.
* Аларның кайда эшләвен.
* Үзе яшәгән урам исемен, йорт һәм фатир санын.
* Өйдәге, яисә әти-әнисенең кесә телефоннары номерын.
* Нинди илдә һәм шәһәрдә яки авылда яшәвен.
* Ел мизгелләрен, ай исемнәрен.
* Атнада ничә көн булуын һәм аларның исемнәрен.
* Яшелчәдән җимешне, йорт хайваннарыннан кыргыйларны аерырга.
* Шигырь, әкиятләр сөйләргә.
Яхшы әзерлек ничек була?
* 0дән 10га кадәр саный белергә һәм саннар рәтендә ялгышмаска. Мәсәлән, әгәр 3 санын әйтсәләр, ул шуннан дәвам итәргә тиеш.
* Геометрик фигураларны аерырга.
* Гади генә математик мәсьәләләр чишәргә.
* Охшаш предметларны аерым төркемнәргә бүләргә.
* Тартык һәм сузык хәрефләрне аерырга.
Портфельгә таләпләр
“Роспотребназор” таләпләре буенча беренче сыйныф укучысының портфель авырлыгы — 700 граммнан, ә дәреслекләр һәм дәфтәрләр авырлыгы 1,5 килограммнан артмаска тиеш. Сумканың үз формасын тота торган каты артлы булуы һәм баланың аркасына тулысынча терәлеп торуы мотлак. Портфельнең биеклеге —22-26, киңлеге — 6-10, кулбаштагы каешның озынлыгы 60-70 сантиметр булуы яхшы.
Өстәл һәм утыргычка – аерым игътибар
Парта кебек эшләнгән өстәл артында балага үзеннән-үзе аркасын туры тотарга кирәк булачак. Баланың йөзе белән өстәлдә яткан китап арасын кул озынлыгы белән тикшереп карагыз, ул якынча терсәктән бармак очына кадәр булырга тиеш. Укучылар өчен аерым нормалар каралган:
1-5нче сыйныфларга идәннән өстәлгә кадәр араның 60-62 сантиметр булуы зарур.
Бала тиз арымасын дисәгез, тар утыргыч алмагыз. Яхшы модельле утыргычларны күтәртеп һәм төшереп, артын тиешле уңайлылыкка көйләп була. Бала утырганда аяклары идәнгә тиеп торырга һәм ул табан астын тигез тотарга тиеш. Шул вакытта гәүдә авырлыгы тигез урнаша.
Йокы вакыты
Йокларга соң яту, начар йокы баланың дәрестә тиз аруына, тынычсызлануына китерә. Алты яшьлек балалар — 10-12, җиде яшьлекләр 9-10 сәгать йокларга тиеш. Көндез, мәктәптән кайткач, бераз ятып ял итүне гадәткә кертергә кирәк.
Әти-әниләргә берничә киңәш:
* Укудагы кимчелекләре өчен баланы тиргәмәгез. Сәбәбен ачыкларга тырышыгыз.
* Балага бервакытта да, син укырга сәләтсез кеше, дип әйтмәгез. Аңа ярдәм итегез.
* Үзегезнең балагызны башкалар белән чагыштырмагыз, яхшырак укучыларны аның алдында мактамагыз.
Чыганак: https://kiziltan.ru/articles/obraz/Berenche-siynifka-barabiz-738130/
Читайте нас: