-3 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Мәгариф
30 апрель 2021, 12:00

“Соңгы кыңгырау” бәйрәменең көне билгеле

Былтыр пандемия аркасында мәктәп укучылары өчен бу чара онлайн форматта узды.

Башкортстан мәктәпләрендә Соңгы кыңгырау шимбә көнне, 22 майда узачак. Әлеге дата 9нчы һәм 11нче сыйныф укучылары өчен Соңгы кыңгырау үткәрүнең бердәм көне буларак билгеләнгән. Бу хакта Мәгариф һәм фән министрлыгында хәбәр иттеләр.

Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте бәйрәмне үткәрү буенча тәкъдимнәр әзерләгән. Документ нигезендә, балалар катнашлыгында чара ачык һавада термометрия үткәрү, катнашучылар арасында социаль дистанцияне үтәүне тәэмин итү, өстәл артында зигзаг рәвешендә утырту (берәмләп), бер тапкыр кулланыла торган савыт-саба куллану, шулай ук битлекләр кию һәм бүлмәләрне җилләтү киңәш ителә.

Билгеле булуынча, 2020 елда пандемия аркасында мәктәп укучылары өчен Соңгы кыңгырау онлайн форматта узды.

Фото: bashinform.ru
Чыганак: https://kiziltan.ru/articles/obraz/So-gi-ki-girau-b-yr-mene-k-ne-bilgele-780044/
Читайте нас: