+18 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Мәгариф
14 Май 2021, 15:10

Әти-әниләр Соңгы кыңгырау бәйрәменә керә алырмы?

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров коронавирус инфекциясе таралу хәвефе белән бәйле рәвештә кабул ителгән югары әзерлек режимы турындагы указга үзгәрешләр кертте.

Документның яңа редакциясенә ярашлы, балалар бакчаларына, мәктәпләргә, колледжларга һәм өстәмә белем бирү оешмаларына, санитария-эпидемиология таләпләрен үтәгәндә, балаларның оештырылган төркемнәренә Башкортстан территориясенә һәм аннан читкә, ял итү һәм савыктыру өчен керү һәм чыгу рөхсәт ителә.
Мәгариф учреждениеләре шулай ук үткәрү һәм объект эчендәге режимнарны тайпылышсыз үтәүне тәэмин итәргә тиеш.

Балалар бакчаларында һәм мәктәпләрдә, ата-аналардан тыш, кереп йөрүне чикләүне дә кертеп, санитар-эпидемиологик кагыйдәләрнең үтәлешен тәэмин итәргә кирәк.

Әти-әниләрнең балалар бакчаларында һәм мәктәпләрдә үткәрелә торган чараларга (утренниклар, Соңгы кыңгырау) керүе аларның паспортлары, баланың туу турында таныклыгы (паспорт), шулай ук түбәндәге документларының берсе булганда рөхсәт ителә:
-дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрнең бердәм порталын кулланып алынган COVID-19га каршы вакцинация узу турында сертификат;
- коронавируска каршы ясалган прививка турында медицина оешмасы белешмәсе, шул исәптән вакцинаның беренче компоненты гына;
- COVID-19га антитәнчек титрлары булу турында медицина белешмәсе - ике берәмлектән югарырак, ул утренникка кадәр бер ай эчендә бирелгән булырга тиеш;
- COVID-19га каршы вакцинация ясату ярамау турында медицина оешмасы белешмәсе.

Санитар-эпидемиологик таләпләрне катгый үтәгәндә, Башкортстанда стационар тибындагы палаткалы балалар лагерьлары эшли ала.

Шулай ук коронавирус таралу шартларында мәктәпләргә һәм балалар бакчаларына запас керү юлларын файдалану турында тәкъдим дә гамәлдән чыгарыла.

Фото: only-holiday.ru
Чыганак: https://kiziltan.ru/articles/obraz/ti-nil-r-So-gi-ki-girau-b-yr-men-ker-alirmi-793591/
Читайте нас: