+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Мәгариф
14 июль 2021, 08:50

Кайсы районнар БДИда иң югары нәтиҗәләр күрсәтте?

Башкортстанның Мәгариф һәм фән министрлыгы төбәктә БДИ-2021 үткәрү нәтиҗәләре буенча тулы мәгълүматларны бастырды.

Кайсы районнар БДИда иң югары нәтиҗәләр күрсәтте?
Кайсы районнар БДИда иң югары нәтиҗәләр күрсәтте?
Башкортстанның Мәгариф һәм фән министрлыгы төбәктә БДИ-2021 үткәрү нәтиҗәләре буенча тулы мәгълүматларны бастырды.

Тулаем алганда, быел республика буенча 100 баллга язылган 109 эш исәпләнә, аларның күбесе — 33е — физика буенча. Чагыштыру өчен: үткән елда төбәктә физика буенча йөз баллы 20 эш исәпләнгән.
Быел физика буенча БДИны иң югары баллга тапшыручылар арасында Бәләбәй, Мәләвез, Туймазы, Уфа районнары, шулай ук Уфа, Күмертау, Нефтекама, Салават, Сибай һәм Стәрлетамак шәһәрләре укучылары бар.

Урыс теле буенча БДИны быел йөз баллга 22 кеше язган (узган елда 25 эш булган). Бу кадәр балл җыйган укучылар арасында Гафури, Ишембай, Туймазы, Учалы, Уфа, Чакмагыш, Яңавыл районнары, Уфа, Октябрьский, Стәрлетамак һәм Нефтекама мәктәпләрен тәмамлаучылар бар.

Быел 18 кеше информатика һәм ИКТ фәнен 100 баллга тапшырган. Бер ел элек мондый укучылар ике дистә булган. Информатика буенча 100 балл җыючылар арасында Благовещен, Мәләвез, Туймазы районнары, шулай ук Уфа, Октябрьский, Нефтекама, Стәрлетамак һәм Салават шәһәрләренең унберенче сыйныф укучылары бар.

Быел химия буенча БДИны йөз баллга 14 кеше язган. Бер ел элек андыйлар күбрәк булган — 35 чыгарылыш сыйныф укучысы. Дүртөйле, Ишембай, Борай, Чакмагыш, Бакалы, Мишкә, Әлшәй, Дәүләкән, Кырмыскалы, Туймазы, Бүздәк районнары һәм Уфаның чыгарылыш сыйныф укучылары химия фәненнән максималь югары нәтиҗә күрсәтте.

География буенча БДИны 100 баллга, бер ел элек кебек үк, җиде кеше тапшырган. Алар арасында Аскын, Бакалы, Әбҗәлил районнары, Белорет һәм Уфа мәктәпләрен тәмамлаучылар.

Тарих фәненнән имтиханны йөз баллга алты укучы тапшырган (былтыр андыйлар сигез булган). Алар арасында — Уфа, Октябрьский, Күмертау, Стәрлетамак һәм Межгорье укучылары.

Быел профильле дәрәҗәдәге математика буенча БДИны Уфа һәм Октябрьскийдан дүрт чыгарылыш сыйныф укучысы 100 баллга тапшырган. Узган елда андыйлар алты булган.

Әдәбият буенча имтиханны 100 баллга Мәчетле һәм Благовещеннан ике укучы язган. Узган елда андыйлар өчәү иде.

Җәмгыять белеме буенча БДИда быел Күмертау укучысы максималь балл алды. Узган елда андый бер генә кеше дә булмады.

 
Фото: m.gazeta.ru
 
Чыганак:https://kiziltan.ru/articles/obraz/2021-07-13/kaysy-rayonnar-bdida-i-yugary-n-ti-l-r-k-rs-tte-2408650
Автор:Ляйсан Валиуллина
Читайте нас: