

Элегрәк министрлык 10–11нче сыйныфлар өчен урта гомуми белем бирүнең яңа федераль дәүләт белем бирү стандартын раслады. Ул 2027 елның 1 сентябреннән гамәлгә керәчәк. Документ нигезендә, ике ел өчен дәресләрнең максималь саны 2516 сәгать тәшкил итәчәк — һәр сыйныфта атнага 37 сәгатьтән артмаска тиеш.
Яңартылган ФДБС шулай ук югары сыйныф укучыларына уку планындагы барлык фәннәрне дә база дәрәҗәсендә өйрәнергә мөмкинлек бирәчәк. Хәзер мәктәп укучылары кимендә ике фәнне тирәнтен өйрәнергә тиеш.
Стандартта укуның алты профиле каралган: табигый-фәнни, агротехнологик, гуманитар, технологик, социаль-икътисади һәм универсаль.
Фото: ru.pinterest.com.