+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Милли проектлар
27 сентябрь 2019, 08:54

Чүп кенә булмадың, чүп!

Әллә тормыш яхшыра, әллә үзе чүпрәдәй күперә – чүптән күп нәрсә юк бит хәзер! Аңардан котылу өчен Башкортстанда җиң сызганып тотынмакчылар. Байтак чаралар "Экология" гомумдәүләт проекты ярдәмендә тормышка ашырылачак. Гомумән, Русия Федерациясе Президенты Владимир Путинның май указларына ярашлы кабул ителгән «Экология» гомумдәүләт проекты калдыкларны эшкәртүгә җитди игътибар бирә.

Башкортстанның экология һәм табигатьтән файдалану министры вазыйфасын башкаручы Урал Искәндәров брифингта шуларны хәбәр итте: республикада 2,9 мең чүплек рекультивацияләнәчәк. Бу җәһәттән 21 миллиард сум акча кирәк була. «Махсус Автохуҗалык» һәм «Экосити» операторлары Уфа һәм Ишембай районнарында чүп эшкәртү заводлары төзүне планлаштыра.
Башкортстанда барлыгы 10 чүп-чар эшкәртү комплексы һәм 10 полигон төзү күздә тотыла. Бу максаттан федераль бюджеттан – 117 миллион сум, республика бюджетыннан 67 миллион сум акча бүленәчәк.
#национальныепроекты;
#нацпроекты;
#региональныепроекты;
#регпроекты;
#нацпроектыБашкортостан;
#ВладимирПутин
https://tulpar.rbsmi.ru/upload/iblock/d59/d599491303f603fc7fd5dc66ff2a608f.jpg
Читайте нас: