+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Милли проектлар
3 октябрь 2019, 08:54

Үзебездә җитештер һәм чит илгә сат

Озакламый Башкортстанның өч предприятиесе продукция экспортлаганда киткән логистик чыгымнарының бер өлешен компенсацияли торган субсидия алачак, дип хәбәр иткәннәр БР Тышкы икътисади элемтәләр буенча дәүләт комитетында.

“Стройхимторг” һәм “ТрансТерминалЛес”җаваплылыгы чикләнгән оешмалар, “Взрывгеосервис” акционерлар җәмгыяте белән килешү төзелгән.
“Гомумән алганда, дәүләттән матди ярдәмне 21 экспортер-компания алды, - дип хәбәр иткән комитетның матбугат сәркатибе Илгизәр Саньяров. – Компенсацияләрнең гомум суммасы 13 млн. сумнан артып китте”.
Республика бюджетыннан мондый субсидияләрне Башкортстанда теркәлгән һәм үзе җитештергән товарны чит илгә озатучы кече һәм урта эшкуарларга бирәләр. Бу программа “Халыкара кооперация һәм экспорт” милли проектына ярашлы гамәлгә ашырыла. Аны РФ Президенты Владимир Путин кушуы буенча эшләделәр.
https://omet-rb.rbsmi.ru/articles/milli-proektlar/zebezd-iteshter-m-chit-ilg-sat/
#национальныепроекты;
#нацпроекты;
#региональныепроекты;
#регпроекты;
#нацпроектыБашкортостан;
#ВладимирПутин
Читайте нас: