+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Милли проектлар
13 октябрь 2019, 17:34

Уфада перинаталь үзәк янында вертолет мәйданчыгы төзелде

Уфада Республика көнендә Аврора урамындагы Республика перинаталь үзәге янында медицина авиатранспорты өчен вертолет мәйданчыгын файдалануга тапшырдылар.

“Бүген бәйрәм көнне табиблар котлаулар гына түгел, төбәктә яшәүчеләр өчен зур һәм кыйммәтле бүләк тә кабул итеп алдылар, - дип язды бу җәһәттән социаль челтәрләрдә республика Сәламәтлек саклау министры Максим Забелин. – Без медицина мөмкинлекләренең яңа битен ачабыз. Мәйданчык тулысынча файдалануга әзер. Сәламәтлек саклау министрлыгы бу проект өстендә җентекле эшләде, чөнки санавиация – иң беренче чиратта, табибка пациент гомерен коткарып калырга мөмкинлек бирүче кыйммәтле вакыт. Ул – республикабызның иң ерак районнарына тиз вакыт эчендә барып җитү дигән сүз. Без быелгы сүз алып барулардан беренче нәтиҗәләргә якынаюыбызга бик шатбыз”.
Вертолет мәйданчыгы – “Сәламәтлек саклау” милли проекты кысаларында төзелгән объект. Барлыгы шундый сигез мәйданчык эшләү планлаштырылган. Республиканың Сәламәтлек саклау министрлыгында хәбәр итүләренчә, вертолет сатып алу планлаштырыла. Элек Уфада бер генә вертолет мәйданчыгы бар иде, ул да булса – аэропортта.
https://omet-rb.rbsmi.ru/articles/milli-proektlar/Ufada-perinatal-z-k-yaninda-vertolet-m-ydanchigi-t-zelde-2015/
Читайте нас: