+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Милли проектлар
14 октябрь 2019, 09:11

Гран-при – Башкортстанда!

Мәскәүдә “Халыкара кооперация һәм экспорт” милли проектына ярашлы оештырылган "Алтын көз-2019" агросәнәгать күргәзмәсе үз эшен тәмамлады.

Русиянең төрле төбәкләре һәм чит илләр вәкилләре катнашкан чарада Башкортстан авыл хуҗалыгын үстерү буенча да бай тәҗрибәсен, гыйльми ачышларын күрсәтте. Башкорт предприятиеләре үзләре җитештергән табигый, файдалы азык төрләре белән куандырды. Бал һәм аннан җитештерелгән продукцияны, хәләл ат, сыер, сарык, тавык итләре, какланган каз, башкорт сыры һәм башка бихисап сыйлар барысының да күңеленә хуш килде.


Чараның эшлекле өлеше программасы да тыгыз булды. Республика Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары вазыйфасын башкаручы – авыл хуҗалыгы министры Илшат Фәзрахманов тарафыннан үткәрелгән очрашулар, килешеүләр, үзара хезмәттәшлек турында килешеүләр тиздән, һичшиксез үҙ нәтиҗәсен бирер.


#ВладимирПутин

#национальныепроекты

#нацпроекты

#региональныепроекты

#регпроекты

#нацпроектыБашкортостан
Читайте нас: