+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Милли проектлар
15 октябрь 2019, 19:39

Уфаның Затон бистәсендә зур дәваханә төзелә

Бүгенге көндә 30 меңләп кеше яшәгән бу бистәдә төзелешләр гөрли. Генераль планга ярашлы, “Көнчыгыш Затоны” яңа микрорайоны исәбенә бистә халкы икеләтә диярлек артачак. Бүгенге көндә Затонда 9 санлы дәваханә һәм поликлиника эшли. Республика тире авырулары диспансеры да шунда урнашкан.

“Озын-озак селкенеп торырга ярамый. Безгә әфарин — онкология үзәген, кардиология үзәген җибәрдек һәм хәзердән үк киләсе төзелешкә тотынырга кирәк”,—диде республика башлыгы Радий Хәбиров. Ул шулай ук планлаштырылган эре спорт объектлары проектларын әзерли башлау мөһимлеген билгеләде.
—Аңлавымча, волейбол үзәге, гимнастика үзәге буенча — бер-беребезне аңлашу бар. 2023 елда бездә Евроазиада үтәчәк — бу зур эш күләмнәрен таләп итә. Өстәвенә, 16 бассейн төзергә җыенган идек. Республика халкы бу объектларны хуплый һәм көтә, — дип искә төшерде республика җитәкчесе.
https://omet-rb.rbsmi.ru/articles/milli-proektlar/Ufani-Zaton-bist-send-zur-d-vahan-t-zel-2133/
Читайте нас: