+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Милли проектлар
17 октябрь 2019, 18:43

Медицина тармагына вертолетлар алыначак

Бүгенгесе көндә Республиканың санитар авиациясен АН-2 самолетлары һәм АКШ җитештергән Robinson вертолеты хезмәтләндерә.

Ул вертолет авыру кешеләрне утырган хәлдә генә күчерергә җайлаштырылган. Күптән түгел, медицина ярдәме күрсәтү өчен махсус вертолет мәйданы төзелүе хакында хәбәр иткән идек инде. Республиканың Үсеш корпорациясе генераль директоры урынбасары Сергей Чикрыжов 2020 елда Казанда җитештерелүче “Ансат” вертолетлары сатып алыначагы хакында белдерде. Башта медицина ярдәме күрсәтү өчен махсус җиһазландырылган ике вертолет кайтарылачак. Вертолет мәйданы төзелгәч, Русия Сәламәтлек саклау министрлыгы санитар авиациянең үсеше өчен Республикага 50 миллион сум акча бүлде. Әлбәттә, бу җитәрлек түгел. Чөнки бер вертолетның хакы 250 миллион сумнан башлана. Башлангыч, дәвамлы булсын диясе килә. Чөнки санитар авиациясе атнасына, кимендә, ике тапкыр кулланыла.
https://omet-rb.rbsmi.ru/articles/milli-proektlar/Meditsina-tarmagina-vertoletlar-alinachak-2256/
Читайте нас: