+18 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Милли проектлар
21 октябрь 2019, 09:11

Безнең программа — җиңүче!

“Торак һәм шәһәр мохите” гомумдәүләт проекты кысаларында республикада торак төзелеше өчен акча җыю (“Жилстройсбережение”) программасы эшләп килә.

Әлеге программа ярдәмендә республикада 1,7 мең гаилә торак шартларын яхшырткан. Янә 300 кеше ташламалы ипотека кредитавына банклардан хуплау алган һәм бүгенге көнне фатир сайлау белән мәшгуль.


Быел республика Хөкүмәте бу программаны финанслауны 2,5 тапкыр арттырды. Агымдагы елдан аны гамәлгә ашыруга ел саен 235 миллион сум юнәлтеләчәк.


Шушы көннәрдә әлеге программа Русия төбәкләренең социаль-икътисади үсешенең иң яхшы тәҗрибәләре һәм башлангычлары бөтенрусия конкурсының төбәк этабында җиңүче булган.


Конкурсның төп максаты — Русия Президенты Владимир Путин куйган бурычларны уңышлы үтәүнең иң яхшы мөмкинлекләрен һәм механизмнарын ачыклау һәм төбәкләргә тарату.

#ВладимирПутин

#национальныепроекты

#нацпроекты

#региональныепроекты

#регпроекты

#нацпроектыБашкортостан.

Читайте нас: