Бүген республикада яшәүчеләрне дулкынландырган темаларга күз салсак, гомум статистика шуны бәян итә: октябрь аенда “сәламәтлек саклау” темасы алтынчы урынны били. Саннарны чагыштырсак, шушы картинаны күрербез: Уфада һәм Күмертауда яшәүчеләр күбрәк табибка язылуга бәйле шикаятьләр белән мөрәҗәгать иткән, Старлетамак һәм Ишембайлылар – дәваханәләрнең торышына, Салаватлылар чиратлар күп булуга зарлана.