+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Милли проектлар
28 октябрь 2019, 08:58

Кешеләрнең тормыш сыйфаты яхшырсын!

“Хезмәт җитештерүчәнлеген һәм мәшгульлекне үстерү" гомумдәүләт проекты Чакмагыш районының “Базы” авыл хуҗалыгы предприятиесенә хезмәт җитештерүчәнлеген һәм кешеләрнең тормыш сыйфатын яхшыртырга ярдәм итәчәк. Шушы көннәрдә Башкортстан Хөкүмәте “Базы”ның хезмәт җитештерүчәнлеге буенча гомумдәүләт проектында катнашуы хакында килешүгә кул куйды.

Башкортстанның Икътисади үсеш министрлыгында билгеләүләренчә, республикада инде 45 шундый килешү төзелгән.

“Базы” предприятиесе директоры Вадим Соколов гомумдәүләт проектының хезмәт ресурслары буенча проблемаларны хәл итәргә, кеше капиталын үстерергә ярдәм итәчәгенә ышана.


Гомумдәүләт проекты кысаларында катнашучы предприятиеләр җитештерү процессларын оптимальләштерү буенча проектларны тормышка ашырганда хезмәт җитештерүчәнлеге өлкәсендә белгечләр ярдәмен бушлай куллану мөмкинлеге ала. Алар финанс ярдәменә, ягъни ташламалы займга да дәгъва итә ала. Проект кысаларында башка төрле ярдәм чаралары да каралган.


#ВладимирПутин

#национальныепроекты

#нацпроекты

#региональныепроекты

#регпроекты

#нацпроектыБашкортостан.

Читайте нас: