-4 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Милли проектлар
29 октябрь 2019, 09:32

Илештә - "Җиңү" аллеясе

Русия Президенты Владимир Путинның май указларын үтәү максатында "Уңайлы шәһәр мохитен булдыру" гомумдәүләт проектын тормышка ашыруга быел 1,44 миллиард сум акча бүленгән, аларның 1,41 миллиард сумы - федераль казнадан. Әлеге чыгымнарның максатлы кулланылышы - республика җитәкчелегенең аерым контролендә.

Илеш районы үзәгендәге яңа аллея төзелеше белән республиканың торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Александр Палтусов танышты.

Район хакимияте башлыгының торак-коммуналь хуҗалык буенча урынбасары Илнур Хәйбрахманов әйтүенчә, проектны гамәлгә ашыруга барлыгы 8 миллион 29 мең сум акча бүлеп бирелгән.

Шул исәптән: федераль бюджетан – 7 миллион 475 мең сум, республика бюджетынан - 152 мең сум, урындагы бюджеттан – 401 мең 460 сум.


Проект кысаларында түбәндәге эш төрләре каралган:

- җәяүлеләр өчен юллар салу;

- яктырткычлар , эскәмияләр, чүп савытлары кую;

- яшелләндерү;

- парковка урыннары булдыру.


Эшләр "Башкиравтодор"ның Илеш юл ремонтлау-төзү идарәсе подрядчы оешмасы тарафыннан башкарыла.

#ВладимирПутин

#национальныепроекты

#нацпроекты

#региональныепроекты

#регпроекты

#нацпроектыБашкортостан.

Читайте нас: