+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Милли проектлар
31 октябрь 2019, 09:01

Башкортстан беренче өчлектә

Русия Президенты Владимир Путинның 2018 елның 7 маенда имзаланган 204 санлы Указына ярашлы, илдә 12 гомумдәүләт проекты тормышка ашырыла. Аларның Башкортстанда ничек үтәлүе яисә үтәләчәге турында каләмдәшләребез һәрдаим язып тора. Тырышлык бушка булмаган – гомумдәүләт проектларының матбугатта телгә алынуы буенча Русия төбәкләре рейтингында республика 3нче урынга чыккан.

Рейтинг сентябрь ае нәтиҗәләре буенча төзелгән. Беренче урында – Мәскәү шәһәре. Икенче урында – Краснодар крае. Башкортстан өченче урында.

Рейтингның беренче унлыгына шулай ук Приморье крае, Нижегородск өлкәсе, Санкт-Петербург, Төмән өлкәсе, Татарстан, Мәскәү һәм Самар өлкәләре кергән.

Матбугат Башкортстанда аеруча нинди темаларны үз иткән соң? Ачыклануынча, журналистларны бигрәк тә авыл мәктәпләре базасында 133 "Үсеш ноктасы " мәгариф үзәге оештырылу кызыксындырган. "Мәгариф" гомумдәүләт проекты кысаларында белем бирү оешмаларының матди-техник базасын ныгыту өчен 208,5 млн сум бүленгән. Шулай ук матбугат "Экология" гомумдәүләт проектының "Урманнарны саклау" төбәк проекты кысаларында урманнарны янгыннан саклау техникасы алу өчен 34,5 млн бүленүе хакында да актив язган.

Рейтинг МедиаИндекска – Русия матбугат чаралары базасына «Медиалогия» системасы белән анализ ясау нәтиҗәсендә ачыкланган күрсәткечкә – нигезләнгән.

#ВладимирПутин

#национальныепроекты

#нацпроекты

#региональныепроекты

#регпроекты

#нацпроектыБашкортостан.

Читайте нас: