0 °С
Кар
Барлык яңалыклар
Милли проектлар
6 ноябрь 2019, 08:17

78 яшьтән дә ким яшәмәскә!

Русия Президенты Владимир Путинның май указларын гамәлгә ашыру максатында "Демография" гомумдәүләт проекты кысаларында башкарылган эшләр Башкортстанда уңай нәтиҗәләр бирә.

Башкортстан күпбалалы гаиләләр саны буенча Идел буе федераль округында әйдәүче урынны били.Республикада барлыгы 50 меңнән артык шундый гаилә исәпләнә, аларда 160 меңнән артык бала тәрбияләнә.
Күпбалалы гаиләләргә ярдәмгә ел саен төбәк бюджетыннан бер миллиард сумнан артык акча бүленә. Быел федераль үзәк өченче яисә аннан соң туган балаларга өч яшь тулганчы түләүләр өчен 752 миллион сум акча бүлә. Ә беренче бала туу белән бәйле пособиеләр түләү өчен янә 2,6 милилард сум акча күчерелә.
1,5-3 яшьлек сабыйларга балалар бакчаларында урыннар проблемасын хәл итү өчен республика 1,4 миллиард сум федераль субсидия алачак. Бу акчага заманча 7 балалар бакчасы төзергә мөмкин. Һәм яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итүгә киләсе елда республикага 175,5 миллион сум акча бүленәчәк.
Гомумдәүләт проектының тагын бер җитди бурычы — 2024 елга гомер озынлыгын 78 яшькә җиткерү. Шул ук вакытта озын гомерлеләр сәламәт һәм актив булырга тиеш.
#национальныепроекты
#нацпроекты
#региональныепроекты
#регпроекты
#нацпроектыБашкортостан
#ВладимирПутин
https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/nacproekty/78-yasht-n-d-kim-yash-m-sk-4839/
Читайте нас: