+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Милли проектлар
7 ноябрь 2019, 08:19

Яман шешкә каршы көрәш

Русия Президенты Владимир Путинның май указларын үтәү максатында “Сәламәтлек саклау” гомумдәүләт проекты кабул ителгән иде. Әлеге проектның “Башкортстан республикасында онкологик авыруларга каршы көрәш” төбәк проекты кысаларында Республика клиник онкология диспансерына яңа корамаллар кайтару дәвам итә.

Хәзер инде диспансер рентгенодиагностика комплексы, видеобронхоскоп, компьютер томографы, маммография рентген аппараты, микроскоплар кабул итеп алган.
Яңа комплекс елына 120 меңләп тикшеренү үткәрергә мөмкинлек бирәчәк. Бүгенге көндә исәптә 85 меңнән артык кеше тора, ел саен яман шеш очракларының 13 меңнән артык очрагы теркәлә.
Яман шеш авыруларын диагностикалау үсешә. Иртә диагностикалау 100 мең кешегә 1,5 процентка күтәрелгән. Нәтиҗәдә, яман шештән вафат булу 2,3 процентка кимегән.
Гомум алганда, республикада яман шеш авыруының шактый күп таралган булуын исәпкә алганда, мондый корамалларның кирәклеге шик тудырмый. Статистика буенча, Башкортстанда сөт бизләре, үпкә, тире яман шешләре күп. Үлем очракларына исә үпкә, ашказаны, сөт бизләре яман шеше сәбәпче дип санала.
“Башкортстан республикасында онкологик авыруларга каршы көрәш” төбәк проекты кысаларында шулай ук Республика клиник онкология диспансеры бинасы янына өстәмә бина салу дәвам итә.
Шулай ук Уфаның 13 санлы клиник хастаханәсендә, Күмертау, Нефтекама, Октябрьский шәһәрләре хастаханәләрендә 4 амбулатор онкологик ярдәм үзәге (ЦАОП) булдырылган. Алдагы 2 елда янә шундый 8 үзәк ачылуы көтелә.
#национальныепроекты
#нацпроекты
#региональныепроекты
#регпроекты
#нацпроектыБашкортостан
#ВладимирПутин
https://tulpar.rbsmi.ru/articles/natsproekty-gomumd-l-t-proektlary/Yaman-sheshk-karshi-k-r-sh-5695/
Читайте нас: