+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Милли проектлар
11 ноябрь 2019, 10:28

Яхшы һәм озак яшәргә

Русия Президенты Владимир Путинның май указларын үтәү максатында гамәлгә ашырылучы "Демография" һәм " Хезмәт җитештерүчәнлеге һәм мәшгульлеккә ярдәм" гомүмдәүләт проектлары кысаларында төбәк проектлары уңышлы эшли.

Башкортстанның Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгы "Бала туганда гаиләләргә финанс ярдәме күрсәтү", "Хатын-кызларның мәшгульлегенә булышлык итү, өч яшькә кадәр балалар өчен мәктәпкәчә белем бирү шартлары тудыру", "Өлкән буын" төбәк проектларын гамәлгә ашыра.
"Бала туганда гаиләләргә финанс ярдәме күрсәтү" проекты балалары туган гаиләләргә бу юнәлештә федераль дәрәҗәдә каралган чараларга өстәмә рәвештә кайбер башлангычларны 2024 елга гамәлгә кертүгә, гаилә тормышы өчен уңай шартлар тудыруга юнәлтелгән. Төбәк проектын гамәлгә ашыру өчен агымдагы елда 3 миллиард 929 миллион сум каралган.
Тагын бер төбәк проектының максаты - балалары булган хатын-кызларга хезмәт эшчәнлеген гаилә бурычлары белән бергә алып барырга ярдәм итү. Шул исәптән өч яшькә кадәр балалар өчен мәктәпкәчә белем алу мөмкинлеген арттыру бурычы куелган. Әлеге проектны тормышка ашыру өчен 2 миллиард 761 миллион сум каралган.
Ә инде "Өлкән буын" төбәк проектның максаты - сәламәт яшәү дәвамлылыгын арттыру.
https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/nacproekty/Yahshi--m-ozak-yash-rg-7382/
#национальныепроекты
#нацпроекты
#региональныепроекты
#регпроекты
#нацпроектыБашкортостан
#ВладимирПутин
Читайте нас: