+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Милли проектлар
12 ноябрь 2019, 11:59

Газ кертү өчен сертификатлар бирелә башлады

Русия Президенты Владимир Путинның май указларына ярашлы, илдә 12 гомумдәүләт проекты тормышка ашырыла. Алар арасында “Торак һәм шәһәр мохите”дип аталганы да бар. Шушы проект кысаларында республикада төрле льготалы категорияләргә караган гражданнарга торак йортларына газ үткәрү өчен дәүләт сертификатларын тапшыру башланды. Әлеге карар республика Башлыгы Радий Хәбиров тарафыннан кабул ителде.

Программага республика бюджетыннан 2019 елда 64 миллион сум һәм киләсе өч елда 200әр миллион сум акча бүлеп бирелә. Сертификатны Башкортстанда даими яшәүче, газга тоташмаган шәхси йортның хуҗасы яисә анда өлеше булган, түбәндәге категориягә караган Русия гражданнары ала:
*Бөек Ватан сугышында катнашучылар;
*Бөек Ватан сугышы һәм сугыш хәрәкәтләре инвалидлары;
*Инвалидлар;
*Инвалид балалары булган гаиләләр;
*Күпбалалы гаиләләр.
Әгәр сез берничә категориягә туры килсәгез, сертификат бары тик бер тапкыр гына биреләчәк.
Бөек Ватан сугышы һәм Әфган, Чечен сугышлары ветераннары, шулай ук, аз тәэмин ителгән күпбалалы һәм инвалид балалар тәрбияләүче гаиләләр 100 мең сумлык сертификаттан файдалана алачак. Кереме аз булмаган инвалидлар, инвалид балалары булган гаиләләр һәм күпбалалы гаиләләр өчен – 60 мең сум.
Беренче чиратта «Газпром газораспределение Уфа» предприятиесенә мөрәҗәгать итәргә һәм сезнең йортны газга тоташтыру буенча техник мөмкинлек бармы-юкмы икәнен белергә кирәк. Әгәр барысы да тәртиптә булса, Сезнең белән килешү төзиячәкләр. Якындагы офиска мөрәҗәгать итәргә, яисә сайттагы шәхси кабинет аша гариза калдырырга мөмкин.
Килешү һәм җыелган документлар пакеты белән Халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәгенә яки сезгә уңайлы булган күпфункцияле үзәк офисына мөрәҗәгать итәргә кирәк. Сездән документлар кабул ителәчәк һәм уңай карар кабул ителгән очракта сертификат биреләчәк.
https://alluki.rbsmi.ru/articles/gomumd-l-t-proektlary/Gaz-kert--chen-sertifikatlar-birel-bashladi-8387/
#национальныепроекты
#нацпроекты
#региональныепроекты
#регпроекты
#нацпроектыБашкортостан
#ВладимирПутин
Читайте нас: