+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Милли проектлар
12 ноябрь 2019, 23:02

Нинди фәннәрдән укытучылар җитми?

Илнең мәгариф министры Ольга Васильева әйтүенчә, бүген педагогия юнәлешендәге югары уку йортларын тәмамлаучыларның өчтән береннән дә азы гына мәктәпкә эшкә бара.

Аның сүзләренчә, ел саен 73 меңнән күбрәк кеше педагогия вузларының бюджет урыннарына укырга керә. Аларның 60 проценты гынна укуын тәмамлый. Диплом алганнарның нибары 30 проценты мәктәпкә эшкә килә.

Мондый күренеш бар илгә, шул исәптән Башкортстанга да хас. Сер түгел, бүген яшьләр мәктәпкә барып, балалар укытырга ашкынып тормый. “Безгә бигрәк тә математика, физика, информатика һәм инглиз теле буенча укытучылар җитешми, – ди Ольга Васильева. – Тел белгечләренә зарланырлык түгел”.


Аның әйтүенчә, быел педагогик юнәлеш буенча бюджет урыннары арттырылган. Әмма бу гына хәлне җиңеләйтерме?
Читайте нас: