+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Милли проектлар
14 ноябрь 2019, 10:47

Күмертау «Элеватор»ы 600 млн кредит алачак

Күмертау «Элеватор»ы – республикада беренчеләрдән булып "Халыкара кооперация һәм экспорт" гомумдәүләт проектында катнашучы. Күмертау «Элеватор»ы (ГК «Сигма») Русия Авыл хуҗалыгы министрлыгы белән конкурентлыкка сәләтлелекне үстерү буенча килешү төзеде.

Предприятие «Сбербанк»тан, чимал сатып алу өчен, ташламалы һәм кыска вакытлы кредит алачак. Аның суммасы – 600 млн сум. Һәм Күмертау «Элеватор»ы – республикада беренчеләрдән булып "Халыкара кооперация һәм экспорт" гомумдәүләт проектында катнашучы. Ташламалы кредитлар гамәлдәге һәм потенциаль экспортерларга бирелә.
Килешүгә ярашлы, авыл хуҗалыгы сәнәгате комплексы продукциясе күләме артырга тиеш.
2019 елда бу максаттан гомумдәүләт проекты кысаларында федераль бюджетттан 17 млрд сум бүленәчәк. Ә инде 2024 елга кадәр бу максатта 280 млрд сум тотылачак.
Башкортстан Авыл хуҗалыгы министрлыгы экспорт продукциясе җитештерүчеләрдән килешүләр төзүгә гаризалар кабул итә.
Гомумән, республика аграрийлары 2019 елда экспорт күләмен 91 млн долларга җиткерергә тели. (Бу 2018 елдагыга караганда, 20 % ка күбрәк). Ә 2024 елга ул 230 млн долларга җитәргә тиеш.
https://tulpar.rbsmi.ru/articles/natsproekty-gomumd-l-t-proektlary/K-mertau-Elevator-i-600-mln-kredit-alachak-9554/
#национальныепроекты
#нацпроекты
#региональныепроекты
#регпроекты
#нацпроектыБашкортостан
#ВладимирПутин
Читайте нас: