+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Милли проектлар
19 ноябрь 2019, 10:50

“Идел” җиңүчеләрне билгеләде

Уфада Халыкара “Идел” башкорт һәм татар җыры фестиваль-конкурсы тәмамланды. Чара “Мәдәният” гомумдәүләт проекты кысаларынңа оештырылды.

Анда катнашу өчен оештыру комитетына 74 заявка тапшырылган иде, аларның 42се сигез номинация буенча финалга үтте. Бәйгедә Уфа, Казан, Мәскәү, Октябрьский, Стәрлетамак, Ульяновск, Чистай, Аткарск шәһәрләреннән, шулай ук Башкортстанның Зианчура, Бөрҗән, Салават районнарыннан, Кытайдан һәм Кырым республикасыннан башкаручылар катнашты.
“Башкорт халык җыры” номинациясендә беренчелекне - Әлфия Морзабаева, “Татар халык җыры”нда Линар Шәймөхәммәтов яулады, “Балалар" номинациясендә Инсаф Ганибаев җиңде.
“Җәннәт” вокаль ансамбле иң яхшы коллектив буларак билгеләнде. Академик башкару буенча - Сервер Кадыйров, “Башкорт эстрада җыры”нда - Ләйсән Каһирова, “Татар эстрада җыры”нда - Светлана Хәсәншина, “Автор-башкаручы” буларак Азамат Даутов иң яхшылары дип табылды.
#национальныепроекты;
#нацпроекты;
#региональныепроекты;
#регпроекты;
#нацпроектыБашкортостан;
#ВладимирПутин
https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/nacproekty/Idel--i-chel-rne-bilgel-de-12700/
Читайте нас: