+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Милли проектлар
21 ноябрь 2019, 10:54

72 миллион сумга яңа машиналар

Автомобильләр Башкортстанның шәһәр һәм районнары хастаханәләренә таратылачак

Башкортстан сәламәтлек саклау министрлыгы махсус автомобильләр паркын тулыландырырга ниятли. Дәүләт сатып алулары сайтында 25 ашыгыч медицина ярдәме машинасына заказ барлыкка килде. РБК-Уфа мәгълүматлары буенча, автомобильләрнең башлангыч бәясе 72,5 млн. сумга якын тәшкил иткән.

Товар белән тәэмин итүче оешма 22 ноябрьдә билгеләнергә тиеш. Конкурс шартлары буенча, аңа ашыгыч ярдәм картасын 15 декабрьгә кадәр бирергә кирәк булачак. Басма аныклап узганча, машина гарантиясе буенча, ким дигәндә бер ел хезмәт күрсәтергә яки 100 мең километр юл узарга тиеш булачак.

#национальныепроекты;

#нацпроекты;

#региональныепроекты;

#регпроекты;

#нацпроектыБашкортостан;

#ВладимирПутин
Читайте нас: