+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Милли проектлар
22 ноябрь 2019, 11:20

Балалар күбрәк тусын, өлкәннәр озаграк яшәсен

Владимир Путинның май указын үтәү максатында гамәлгә ашырылучы "Демография" гомумдәүләт проекты кысаларында башкарылган эшләр Башкортсанда беренче нәтиҗәләрен бирә. Республикада күпбалалы гаиләләр саны арта, алар буенча без Идел буе федераль округында әйдәүче урынны билибез.

Республикада барлыгы 50 меңнән артык шундый гаилә исәпләнә, аларда 160 меңнән артык бала тәрбияләнә.Күпбалалы гаиләләргә ярдәмгә ел саен төбәк бюджетыннан бер миллиард сумнан артык акча бүленә. Быел федераль үзәк өченче яисә аннан соң туган балаларга өч яшь тулганчы түләүләр өчен 752 миллион сум акча бүлә. Ә беренче бала туу белән бәйле пособиеләр түләү өчен янә 2,6 милилард сум акча күчерелә.
1,5-3 яшьлек сабыйларга балалар бакчаларында урыннар проблемасын хәл итү өчен республика 1,4 миллиард сум федераль субсидия алачак. Бу акчага заманча 7 балалар бакчасы төзергә мөмкин. Һәм яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итүгә киләсе елда республикага 175,5 миллион сум акча бүленәчәк.
Гомумдәүләт проектының тагын бер җитди бурычы — 2024 елга гомер озынлыгын 78 яшькә җиткерү. Шул ук вакытта озын гомерлеләр сәламәт һәм актив булырга тиеш.
https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/nacproekty/Balalar-k-br-k-tusin--lk-nn-r-ozagrak-yash-sen-15616/
#национальныепроекты;
#нацпроекты;
#региональныепроекты;
#регпроекты;
#нацпроектыБашкортостан;
#ВладимирПутин
Читайте нас: