+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Милли проектлар
25 ноябрь 2019, 11:08

Эшкуарның зарын кем тыңлар?

Ил президенты Владимир Путин бизнесны яклау максатында махсус платформа төзергә тәкъдим иткән иде. Шушы көннәрдә “Цифрлы омбудсмен” платформасы эшли башлады.

“Опора России” бизнес-берләшмәсе башлыгы Александр Калинин әйтүенчә: “Забизнес.рф сайтында эшкуарлар хокук саклаучыларның гамәлләренә яисә гамәлләр кылмавына зарлана ала. Әле сайтта меңнән артык кеше теркәлгән”. Һәм, әйтергә кирәк, беренче өч көндә үк 160тан артык мөрәҗәгать килгән.
Забизнес.рф электрон ресурсын Стратегик башлангычлар агентлыгы Сәнәгатьчеләр һәм эшкуарларның Русия союзы, Сәүдә-сәнәгать палатасы, “Эшлекле Русия” һәм “Опора Росии” белән берлектә әзерләде. Бу платформа аша эшкуарлар Эчке эшләр министрлыгына, Хәвефсезлек федераль хезмәтенә, Генпрокуратурага һәм Тикшерү комитетына мөрәҗәгать итә ала. Әгәр бизнесмен үзенең соравына алынган җавап белән риза булмаса, аның мөрәҗәгатен эшкуарлар берләшмәсе вәкилләре һәм бизнес-омбудсмен тикшерәчәк.
Әйткәндәй, “Кече һәм урта эшкуарлык һәм эшкуарлык башлангычларын хуплау” милли проекты да бизнес вәкилләренә ярдәм итүне максат итеп куя.
https://omet-rb.rbsmi.ru/articles/milli-proektlar/Eshkuarni-zarin-kem-ti-lar-17252/
#национальныепроекты;
#нацпроекты;
#региональныепроекты;
#регпроекты;
#нацпроектыБашкортостан;
#ВладимирПутин
Читайте нас: