+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Милли проектлар
27 ноябрь 2019, 11:12

ФАПлар Интернетка тоташа

Русия Президенты Владимир Путинның “май указлары”на ярашлы кабул ителгән «Русия Федерациясенең санлы икътисады» гомумдәүләт проекты кысаларында Башкортстанда 2019 ел ахырына кадәр югары тизлекле интернетка 389 ФАП тоташтыралачак.

Ә 2021 елга югары тизлекле интернетны республиканың 1 242 фельдшер-акушерлык пунктында үткәрү планлаштырыла. Әлеге эш Русия Федерациясенең цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министрлыгы һәм «Башинформэлемтә» ПАО арасында төзелгән дәүләт контракты нигезендә башкарыла.
Нәтиҗәдә, авыл фельдшерлары автоматлаштырылган эш урыннары белән тәэмин ителәчәк. Табибка кабул итү өчен язылу, электрон медицина документлар әйләнеше алып бару, үзәк район һәм шәһәр хастаханәләре белгечләре белән телемедицина консультацияләре уздыру да Интернет аша алып барылачак. Интернетның бәясе дә кесәгә сугарлык булмаячак.
https://tulpar.rbsmi.ru/articles/natsproekty-gomumd-l-t-proektlary/FAPlar-Internetka-totasha-19007/
#национальныепроекты;
#нацпроекты;
#региональныепроекты;
#регпроекты;
#нацпроектыБашкортостан;
#ВладимирПутин
Читайте нас: