+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Милли проектлар
28 ноябрь 2019, 11:08

Иң күп сабыйлар Уфада туган

Республикада 2019 елның тәүге 9 аенда 31 654 сабый туган.

Аларның 11 584е – беренче, 11 810ы – икенче бала, дип хәбәр итәләр республика статистиклары. Башкортстанда 5,8 меңнән күбрәк хатын-кыз өченче баласын табарга җөръәт иткән.


Гаиләләрдә 1,5 меңнән күбрәк малай һәм кыз – дүртенче, 900гә якын сабый бишенче һәм аннан соңгы бала булып дөньяга килгән. Шушы вакыт эчендә иң күп балалар Туймазы (976), Уфа (864) һәм Белорет районнарында туган.


Шәһәр округларына килгәндә исә, монда гадәттәгечә Уфа шәһәре туым буенча алдынгылыкны бирми – 9 151 бала. Стәрлетамакта – 2 048 малай һәм кыз, Нефтекамада – 1 110.


Чагыштырып караганда, республикада 2019 елның 9 аенда үткән елга караганда 4000гә азрак сабый туган.


Быелгы елның тугыз аенда Башкортстанда 36 883 кеше вафат булган. Аларның 19 264е – ир-егетләр, 17 619ы – хатын-кызлар.

#национальныепроекты;

#нацпроекты;

#региональныепроекты;

#регпроекты;

#нацпроектыБашкортостан;

#ВладимирПутин
Читайте нас: