+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Милли проектлар
3 декабрь 2019, 10:41

Янә дүрт ФАП файдалануга тапшырылачак

Һәр ФАП өчен 4,4 миллион сум акча тотыну күзаллана.Күптән түгел Ишембай районының Сәйрән авылында ФАП ачылды. Шундый ук медицина үзәге озакламый Күгәрчен районының Теләүмбәт авылында да ишекләрен ачачак.

Русия Президенты Владимимр Путинның май указларын гамәлгә ашыру максатында билгеләгән гомумдәүләт проектлары сәламәтлекне саклауны үстерүне дә, авыл хуҗалыгын тернәкләндерүне дә һәм башка юнәлешләрне үз эченә ала. Шунысы куанычлы, республикада бу эшләр төрле оешмаларның үзара ярдәмләшеп, киңәшләшеп башкарылуына нигезләнгән. Мәсәлән, югарыда әйтелгән шушы ФАПларны төзү “Башкортстан Республикасында авыл территорияләрен ныклап үстерү” программасы кысаларында башкарылган. Моннан тыш, шул рәвешле тагын ике ФАП төзү күз уңында тотыла. Атап әйткәндә, программа буенча 4 медицина үзәгенә 16,7 миллион сум акча бүленгән.
https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/nacproekty/Yan-d-rt-FAP-faydalanuga-tapshirilachak-23853/
#национальныепроекты;
#нацпроекты;
#региональныепроекты;
#регпроекты;
#нацпроектыБашкортостан;
#ВладимирПутин
Читайте нас: