+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Милли проектлар
4 декабрь 2019, 10:45

Бала балдан да татлы...

Беренче сабыен көткәннәргә шәп яңалык! Башкортстанда беренче балага пособие түләү шартлары үзгәрәчәк. Гаилә, хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, үзгәрешләр 2020 елның гыйнварыннан үз көченә керә.

Алдагы елдан беренче бала өчен пособиенең күләмен 607 сумга арттырачаклар, шулай ук түләү срогын да озайтачаклар: бүгенге көндә беренче баланың ата-аналарына ел ярым дәвамында 9 мең 182 сум тиеш булса, хәзер ул 9 мең 789 сум тәшкил итәчәк һәм балага өч яшькә кадәр түләнәчәк.
Әлеге ташламадан Башкортстанда яшәүче, җан башына уртача керемнәре 20 мең 868 сумнан яисә ике тапкыр яшәү минимумыннан артмаган гаиләләре файдалана алачак.
Гаиләләргә ярдәм итүгә юнәлтелгән әлеге программа Владимир Путинның май указлары белән имзаланган “Демография” гомумдәүләт проектына ярашлы тормышка аша.
https://alluki.rbsmi.ru/articles/gomumd-l-t-proektlary/Bala-baldan-da-tatli-25975/
#национальныепроекты;
#нацпроекты;
#региональныепроекты;
#регпроекты;
#нацпроектыБашкортостан;
#ВладимирПутин
Читайте нас: