+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Милли проектлар
10 декабрь 2019, 10:37

Безнекеләр “Сириустан”тан кайтты

Республиканың биш укучысы Сочидагы заманча үзәктә белем алды.

Республикадан биш укучы Сочидагы “Сириус” белем бирү үзәгеннән кайтты. Балалар нефть-газ тармагы экспертларында укып кына калмыйча, өстәмә һәм виртуаль чынбарлыкның үз проектларын да эшләгән.
Билгеле булуынча, укучыларның сәләтен ачыклауга һәм үстерүгә юнәлтелгән әлеге мөһим программа Владимир Путинның май указлары белән имзаланган “Мәгариф” гомумдәүләт проекты кысаларында тормышка ашырыла.
“Сириус” мәгариф үзәгенә бөтен илдән 108 укучы җыелган. Алар “Роснефть-сыйныфлары” укучылары. Бишесе — Башкортстаннан. Анда укырга керү өчен университетка керү белән чагыштырганда да катлаулырак конкурс узарга туры килгән. Бер урынга 6 кеше дәгъва иткән. Шуңа күрә дә укучылар комиссиянең уңай җавабын ишетүдән кичергән шатлык кичерешләрен бүген дә яшерә алмый.
— Мин ул чакта өйдә идем, "Әзерлән, чемоданнарыңны җый, син үттең!” дигән хәбәр килеп төште. Әти-әниемне уяттым, алар миңа ышанмадылар, исемлекләрне күрсәтүемне сорадылар. Моңа бер көн кала төн буе йокламадым. Әмма без уздык! — дип сөйли 11 сыйныф укучысы Татьяна Огнева.
10 көн вакыт эчендә аларга нефть-газ тармагының 10 һөнәре өчен өстәмә һәм виртуаль чынбарлык проектларын эшләргә һәм якларга туры килгән. Төп таләп — актуальлек. Идея предприятиедә җиңел тормышка ашырылырга тиеш. Безнең республиканың югары сыйныф укучылары катнашуында булдырылган кушымта иң яхшыларның берсе дип табылган.
“Сириуста” шактый катлаулы булуга карамастан, укучылар арыганлыкка зарланмый. Киләсе белем бирү сменасына гариза тапшырганнар да инде.
https://alluki.rbsmi.ru/articles/gomumd-l-t-proektlary/Beznekel-r-Sirius-tan-kaytti-32479/
#национальныепроекты;
#нацпроекты;
#региональныепроекты;
#регпроекты;
#нацпроектыБашкортостан;
#ВладимирПутин
Читайте нас: