+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Милли проектлар
12 декабрь 2019, 10:25

БДУ грант отты

Уку йортының җиде проекты җиңүчеләр исемлегенә керде.

Башкорт дәүләт университеты Владимир Путинның май указлары белән имзаланган “Мәгариф” гомумдәүләт проекты кысаларында “Һәркем өчен яңа мөмкинлекләр” проекты буенча федераль бюджеттан субсидия формасында грант отты.
«Югары уку йортында икътисадның реаль секторы ихтыяҗларын исәпкә алып, гражданнарның һөнәри компетенцияләрен өзлексез яңарту " проекты буенча химия, инженерлык факультетлары, тарих һәм дәүләт идарәсе институтының җиде эшләнмәсе җиңүчеләр исемлегенә керде.
Грант биременең үтәлешен оештыруны Өзлексез белем бирү институты башкара. Проектның аудиториясе — икътисадның реаль секторы предприятиеләре һәм оешмалары хезмәткәрләре. БДУда 2500 кеше белем ала. Дәресләр бушлай, көндезге һәм читтән торып уку формасында. Уку тәмамланганда тиешле үрнәктәге квалификация күтәрү турында таныклык биреләчәк.
https://alluki.rbsmi.ru/articles/gomumd-l-t-proektlary/BDU-grant-otti-35640/
#национальныепроекты;
#нацпроекты;
#региональныепроекты;
#регпроекты;
#нацпроектыБашкортостан;
#ВладимирПутин
Читайте нас: