+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Милли проектлар
13 декабрь 2019, 10:42

Тешләр тезелеп торсын!

Республика мәктәпләрендә стоматология кабинетлары эшли башлаячак.

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров инициативасы белән булдырылган "Взлетай!” мәгариф проектына ярашлы республика мәктәпләренә “Сәламәт елмаю” модулен кертү буенча эш башланды. Бу мөһим эш Владимир Путинның май указлары белән имзаланган “Мәгариф” һәм “Сәламәтлек” саклау гомумдәүләт проектлары кысаларында тормышка ашырыла.
“Әлеге проект кысаларында республиканың 800дән артык укучысы булган мәктәпләрендә стоматология кабинетлары барлыкка киләчәк, — дип хәбәр итә төбәк Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте. — Сан буенча азрак булган мәктәпләрнең укучылары стоматологка поликлиникаларда күренәчәк”.
Республика буенча 61 мәктәптә стоматология кабинетын ачу планлаштырыла. Сәламәтлек саклау министрлыгының соңгы мәгълүматларына караганда, Башкортстанның 56 мәктәбендә стоматология кабинетлары өчен бүлеп бирелгән биналарны ремонтлау тәмамланган. Стоматология кабинетлары өчен җиһазлар әлегә 41 мәктәпкә куелган. Калган 20 мәктәптә агымдагы ел ахырына кадәр җиһазландырылачак.
https://alluki.rbsmi.ru/articles/gomumd-l-t-proektlary/Teshl-r-tezelep-torsin-37110/
#национальныепроекты;
#нацпроекты;
#региональныепроекты;
#регпроекты;
#нацпроектыБашкортостан;
#ВладимирПутин
Читайте нас: