+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Милли проектлар
17 декабрь 2019, 11:08

Гаилә мәдәни үзәге – авылның яме

Владимир Путинның май указларын үтәү максатында республикада “Мәдәният” гомумдәүләт проекты уңышлы тормышка ашырыла.

Аның кысаларында үткән шимбәдә Кыргыз-Миякәдә яңартылган Мәдәният сарае ишекләрен ачты. Хәзер ул "Гаилә мәдәни үзәге" дип атала.
Бу учреждениенең максаты – гаилә традицияләрен, халыкның социаль активлыгын үстерү, кешеләрнең иҗади мөмкинлекләрен ачу.
Гаилә мәдәни үзәгендә барлык гаилә әгъзаларының берьюлы мәдәни-мәгариф хезмәтләре комплексы алырга мөмкинлеге бар. Моның өчен тиешле шартлар тудырылган: балалар өчен уен бүлмәсе, психолог, логопед, дефектолог кабинетлары бар. Теләүчеләр тренажер залында шөгыльләнә ала, кино яратучылар өчен кинозал эшли.
Гаилә үзәген ачу өчен зур эш башкарылган. Русия һәм Башкортстан бюджетларыннан бүленгән акча исәбенә түбәгә һәм алгы стенага капиталь ремонт үткәрелгән, тәрәзәләр һәм бинаның җылыту системасы алыштырылган. Кабинетларга, залга да капиталь ремонт ясалган. Матди-техник база ныгытылган.
https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/nacproekty/Gail-m-d-ni-z-ge--avilni-yame-40935/
#национальныепроекты;
#нацпроекты;
#региональныепроекты;
#регпроекты;
#нацпроектыБашкортостан;
#ВладимирПутин
Читайте нас: