+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Милли проектлар
20 декабрь 2019, 10:52

76 эшкуар белемен арттырды

Быел Башкортстанда бушлай белем бирүче Агробизнес мәктәбен 76 кеше тәмамлады.

Агробизнес өлкәсендәгеләр өчен өченче ел инде рәттән бушлай белем бирү оештырылды.
Элек “Фермер мәктәбе” дип аталган “Агробизнес мәктәбе” проекты үз эшләрен ачкан эшкуарлар өчен дә, шулай ук заманча алымнар белән эшкуарлыкка тотынырга планлаштыручылар өчен дә белем бирүне максат итеп куя.
Әлеге курсларны тыңлаучылар үз эшләрен актив җәелдерә һәм дәүләт ярдәме күрсәтүе программаларында катнашалар. Алар лекцияләрне бик файдалы дип саныйлар.
Бушлай агробизнес мәктәбе киләсе елда да үз эшен дәвам итәчәк. Тыңлаучылар саны елдан-ел арта. Киләсе елда исә бу мәктәп тыңлаучыларын алтын көздә җыймакчы.
— Бушлай белем бирү “Фермерлар һәм авыл хуҗалыгы кооперациясе үсешенә ярдәм итү системасын булдыру” төбәк проекты булышлыгында алып барыла. Ул Русия президенты Владимир Путинның кушуы буенча әзерләнгән “Кече һәм урта эшкуарлык” милли проекты кысаларында гамәлгә ашырыла,—дип белдерде Авыл хуҗалыгы министрлыгының матбугат секретаре Алмаз Галимов.
https://omet-rb.rbsmi.ru/articles/milli-proektlar/76-eshkuar-belemen-arttirdi-46255/
#национальныепроекты;
#нацпроекты;
#региональныепроекты;
#регпроекты;
#нацпроектыБашкортостан;
#ВладимирПутин
Читайте нас: