+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Милли проектлар
23 декабрь 2019, 10:58

"Нур" сәхнәсендә - Леопольд

Русия Президенты Владимир Путинның май указын гамәлгә ашыру максатында тәкъдим ителгән "Мәдәният" гомумдәүләт проекты ярдәмендә Башкортстанда башкарылучы эшләр бихисап.

Уфа «Нур» татар дәүләт театрының Зур залында А. Хайтның «Леопольдның туган көне» әкиятенең премьерасы күрсәтелде.
Аркадий Хайт әкияте буенча танылган мультфильмнан мәче Леопольд һәм ике тычканны барысы да хәтерли. Һәм менә хәзер, Яңа ел бәйрәмнәре алдыннан, режиссер Алсу Галина җитәкчелегендәге “Нур” театры артистлары малайларга һәм кызларга үзләренең яраткан персонажларын сәхнә түренә чыгарган.
Әкиятнең куелыш төркеменә, шулай ук, композитор Александр Карташов, рәссам Илнур Слявчин һәм хореограф Андрей Сорокин кергәннәр.
Театр актерлары бәйрәм кунакларына өлкәннәр һәм балалар да аңларлык юмор бүләк итте. Ә спектакльгә кадәр кечкенә һәм өлкән тамашачыларның вакытларын әкият персонажлары, киләсе елның төп символы һәм, әлбәттә, Кыш Бабай һәм Карсылу белән бергә үткәрү мөмкинлеге булды.
https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/nacproekty/Nur-s-hn-send--Leopold-48861/
#национальныепроекты;
#нацпроекты;
#региональныепроекты;
#регпроекты;
#нацпроектыБашкортостан;
#ВладимирПутин
Читайте нас: