Министр сүзләренә караганда, баштарак 163 миллион сумлык техниканы сатып алу тиешле срокларда башкарылган. Шуңа күрә Русия Урман хуҗалыгы министрлыгы сентябрьдә төбәккә тагын 34,6 миллион сум бүлгән, алар да үзләштерелгән.
“Экология” гомумдәүләт проекты берничә федераль проекттан тора. 2024 елга кадәр республика аның “Урманнарны саклау” проектына барлыгы 2,2 миллиард сум алачак, шуның 1,3 миллиард сумы - бюджеттан тыш чаралар.
2018 елның 7 маенда Президент Владимир Путин “Русия Федерациясенең 2024 елга кадәр үсешенең стратегик бурычлары һәм гомумдәүләт максатлары турында”гы Указга кул куйган иде.
https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/nacproekty/Bashkortstan-urmannarni-saklau-buencha-proekt-planin-arttirip-t-de-50971/