+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Милли проектлар
26 декабрь 2019, 10:56

Югары тизлекле Интернетка кушылыгыз!

Башкортстанда Русия Президенты Владимир Путинның май указларын үтәү максатында «Санлы икътисад» гомумдәүләт проекты кысаларында тормышка ашырылучы «Мәгълүмати инфраструктура» федераль проектының беренче этабы төгәлләнде.

"Башинформсвязь" компаниясе төбәкнең социаль әһәмиятле 722 объектына җепселле-оптик челтәр төзеде. Югары тизлекле Интернетны тоташтыру мөмкинлеген 389 фельдшер-акушерлык пункты, 215 мәгариф учреждениесе, 88 авыл хакимияте һәм Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының 30 бүлекчәсе алды.
- Гомумдәүләт проекты кысаларында социаль әһәмияткә ия объектларны Интернетка тоташтыру республика авыллары эчендә элемтә инфраструктурасын үстерүгә ярдәм итә. Проектны гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә республика халкы электрон хезмәтләргә керү мөмкинлеге алачак, - дип сөйләде санлы үсеш министры Геннадий Разумикин.
- Өч ай эчендә без, республиканың барлык районнарын да колачлап, бик зур күләмдә эш башкардык. Әлеге телеком-инфраструктура төбәкнең киләчәктәге санлы үсеше өчен ышанычлы нигез булачак, - дип ассызыклады "Башинформсвязь" компаниясенең генеральный директоры Сергей Алферов.
https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/nacproekty/Yugari-tizlekle-Internetka-kushiligiz-53893/
#национальныепроекты;
#нацпроекты;
#региональныепроекты;
#регпроекты;
#нацпроектыБашкортостан;
#ВладимирПутин
Читайте нас: