+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Милли проектлар
30 декабрь 2019, 10:38

Балалар өчен “Путин түләүләре” нинди булыр?

Башкортстанда Русия Президенты Владимир Путинның “май указлары” нигезендә кабул ителгән “Демография” гомумдәүләт проекты кысаларында “Бала туганда гаиләләргә финанс ярдәме күрсәтү” төбәк проекты тормышка ашырыла. Башкортстанда беренче бала туганда пособие түләү шартлары 2020 елның 1 гыйнварыннан үзгәрде.

2019 елда балалар өчен айлык түләүләр системасын үзгәртә торган 305 санлы федераль закон кабул ителде. Ул быел 1 гыйнвардан гамәлгә керде. Моңа өстәп, Башкортстанда Русия Президенты Владимир Путинның “май указлары” нигезендә кабул ителгән “Демография” гомумдәүләт проекты кысаларында “Бала туганда гаиләләргә финанс ярдәме күрсәтү” төбәк проекты тормышка ашырыла. Башкортстанда беренче бала туганда пособие түләү шартлары 2020 елның 1 гыйнварыннан үзгәрде. Хәзер беренче балалары туган гаиләләр ай саен 9789 сум күләмендә акча алу хокукына ия. Ләкин моның кайбер “әднәке”ләре бар.
Әгәр гаиләнең җан башына уртача кереме хезмәткә сәләтле халык өчен билгеләнгән яшәү минимумының икеләтә күләменнән кимрәк булса, ата-аналар беренче балага айлык пособие алуга дәгъва итә ала. Башкортстанда бу сумма әлегә 20 мең 868 сум тәшкил итә.
Әлеге ярдәмнән файдалану өчен илдә даими яшәүче Русия гражданы булуың кирәк. 9789 сум күләмендәге пособие бала өч яшькә җиткәнче түләнәчәк. Чагыштыру өчен, әлегә пособие 9 182 сум тәшкил итә һәм балага яшь ярым тулганчы түләнә. Икенче бала туганда да шундый ук ярдәм алырга мөмкин.
Пособиене республиканың халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге филиалларында, күпфункцияле үзәкләрдә, яки “Госуслуги” порталы аша рәсмиләштерергә була.
https://tulpar.rbsmi.ru/articles/natsproekty-gomumd-l-t-proektlary/Balalar-chen-Putin-t-l-l-re-nindi-bulir-57971/
#национальныепроекты;
#нацпроекты;
#региональныепроекты;
#регпроекты;
#нацпроектыБашкортостан;
#ВладимирПутин
Читайте нас: